Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланды. Татарстанда барлыгы 71 яңа COVID-19 очрагы  расланды: аларның 2се читтән кертелгән, калганнары элек авыручы кешеләр белән элемтә нәтиҗәсендә. 19 кеше хастаханәләргә салынган, авыруның клиник чагылышларыннан башка җиңел формасы булган 52 кеше өйдә дәвалана. 15 кеше савыккан, шуларның 6сы – Казан, Питрәч, 3се – Яшел Үзән, 2се – Аксубай, Баулы, Биектау һәм Лаеш районнары. Бөтенесе130 кеше терелеп чыккан. ⠀ 

3 майга Татарстанда «яңа коронавирус инфекөиясе» диагнозы белән расланган 1031 кеше теркәлгән.

Якшәмбе, 3 май 2020, 10:55