Мы в социальных сетях

1 майдан Яр Чаллыда шәһәр халкын бакчаларга йөртү башланды - бу 38 юнәлешкә. Әлеге максатлар га шәһәр бюджетыннан 15 млн сум бүлеп бирелгән. Бакчачыларны йөртү биш мәйданчыктан башкарыла. Шулай итеп, быел китү пунктларының берсе 51 нче комплекста урнашкан мәйданчык булды. Элек чаллылылар Тимерчелек заводы тукталышыннан китә иде. Мәйданчыкларда эскәмияләр, хәрәкәт расписаниесе урнаштырылган. Шәһәр мэры җәмәгать транспортыннан файдаланучыларның барысы да битлекләрдә булырга тиешлеген билгеләп үтте. Наил Мәһдиев битлекне кулай бәядән турыдан-туры автобус йөртүчедән сатып алу практикасын кулланырга тәкъдим итте. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев транспортны эшкәртү штат режимында алып барыла, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, бүген Яр Чаллыда рейсларга 60лап трамвай вагоны чыга, ә элек, үз-үзеңне изоляцияләү чоры җиткәнчегә кадәр, аның саны 90га җитә иде. Автобуслар саны-260тан артык.

Дүшәмбе, 4 май 2020, 10:13