Мы в социальных сетях

Бүгенге көндә 407 кеше медицина күзәтүе астында, шуларның 276сы элек авыручылар белән элемтәдә булучылар. Бу хакта бүген җитәкчеләр белән киңәшмә барышында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. 2 802 кеше күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә медицина күзәтүеннән төшерелгән.

Узган ял көннәрендә шәһәрдә коронавирус белән авыруның 15 яңа очрагы расланган. Яр Чаллыда барлыгы 129 COVID-19 очрагы теркәлгән. 12 пациент терелгән. Тагын ике пациент хәзер чыгарга әзерләнә.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, 73 пациент өйдә дәвалана – аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза, алар шулай ук медицина күзәтүе астында. Калган пациентлар стационарда дәвалана. Дүрт пациентның хәле авыр, шул исәптән башка авырулары булу сәбәпле, калганнарыныкы уртача авыр хәлдә. Моннан тыш, автокалада бер үлем очрагы теркәлгән.

"Без, һәрхәлдә, Татарстан Республикасы буенча да, Яр Чаллы шәһәре буенча да авырулар санының күпмедер артуын күрәбез. Тотрыклы дәрәҗәгә чыкканчы, билгеле бер вакыт кирәк дип уйлыйм. Шуңа күрә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән билгеләнгән барлык чаралар да, шәһәрнең оператив штабы карарлары белән, һичшиксез, үтәлергә тиеш", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Моннан тыш, сугыш ветераннары өчен госпитальдә эшләр тәмамланган, кирәк булган очракта, анда 80 өстәмә койка җәелдереләчәк.

Дүшәмбе, 4 май 2020, 10:13