Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган программаны гамәлгә ашыру өстендә төзүчеләргә ял һәм бәйрәм көннәрсез эшләргә кирәк: "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләүчеләрнең барысы да Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка шундый чорда эш алып барылуы өчен рәхмәтле булырга тиеш. Эшләр туктарга тиеш түгел".

Хәзерге вакытта 16 ишегалдында ремонт, яңарту эәләре алып барыла, бу 22 йорт. Төзүчеләр Сидоровка бистәсендә, 7, 28 һәм 40 комплекста эшлиләр. Әлеге проектлар расланды. Алар барлыгы 165 ишегалды.

Чаллы шәһәре мэры халыкның теләген исәпкә алып эш итәргә кушты. Җавап итеп, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев «Безнең ишегалды» программасы буенча 80 мөрәҗәгать керүен билгеләп үтте. Аларның күбесе парковкаларны төзекләндерүгә (16 мөрәҗәгать), юлларны киңәйтүгә (15 мөрәҗәгать), балалар һәм спорт мәйданчыкларын оештыруга (10 мөрәҗәгать) һәм агачларны кисүгә (8 мөрәҗәгать) кагыла. Чаллылыларның барлык сораулары да каралды.

 1 майда Наил Мәһдиев Сидоровка бистәсендә һәм 40 комплекста эш барышын тикшереп чыкты.

Дүшәмбе, 4 май 2020, 10:41