Мы в социальных сетях

Азык-төлек товарларын сату тәртибен үтәү чаралары турында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җиткерде.

 Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе район администрацияләре белән берлектә көн саен урынга чыгып тикшерүләр үткәрә. Әлеге объектлар сәүдә залында һәм кассаларда гражданнар арасында 1,5 метр дистанция линиясе булуга, хезмәткәрләр һәм сатып алучылар өчен шәхси саклану чаралары кулланылуга, дезинфекция режимын үтәү буенча тикшереләләр.

 4 майда урынга чыгып, кулланучылар базарының 778 объекты тикшерелгән. Үткәрелгән мониторинг күрсәткәнчә, 28 сәүдә объектында дистанция линиясе юк; 3 объектта хезмәткәрләр битлекләрсез, 5сендә перчаткасыз эшләгән.

Хокук бозулар ачыкланган объектның һәр җитәкчесе белән кимчелекләрне оператив рәвештә бетерү буенча аңлату эшләре алып барылды. Әлеге объектларда кабат тикшерүләр үткәрелде, кисәтүләр булмады.

Кулланучылар базарының тикшерелгән объектларында дезинфекция чаралары кулланып биналарны җыештыру, шулай ук бүлмәләрне 2-3 сәгать саен җилләтү эшләре алып барыла.

Кулланучылар базары объектларының сәүдә залына керү төркемнәрендә битлекләрдә керү турында игъланнар булуы контрольдә тотыла. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә тәүлек буе эшләүче ваклап сату объектларында, тиешле карар таләпләренә туры килмәү факты буенча контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелә. Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 11 хокук бозу очрагы ачыкланды.

"Ирекле сату тыелган яки чикләнгән товарларны (башка әйберләрне) законсыз сату" административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 14.2 маддәсе буенча 18 беркетмә төзелгән. Административ хокук бозулар буенча беркетмәләр судка җибәрелде. Азык-төлек товарларына бәяләрне арттыру мәсьәләсе даими контрольдә тотыла.  Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе район администрацияләре белән берлектә көн саен социаль әһәмиятле товарларга 12 төр буенча 18 кибеткә  мониторинг үткәрә. 1 апрельдән 3 майга кадәр 594 кибеттә мониторинг үткәрелде. Бәяләр диапазонында аерым үзгәрешләр күзәтелмәде. Социаль әһәмиятле товарларга кытлык юк. Шулай ук 9 апрельдән монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хаты нигезендә кибетләрдәге 19 төр социаль әһәмиятле товарларга аерым мониторинг үткәрелә. Мониторинг барышында бәяләр артуда аерым тәртип бозулар ачыкланмады.

Дүшәмбе, 4 май 2020, 11:44