Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Полиция хезмәткәрләре битлек режимының ничек үтәлүе буенча рейдлар үткәрә. 12 майдан урамда, җәмәгать транспортында, таксида, барлык ваклап сату объектларында битлекләрдән йөрү зарур. Перчаткадан башка кибетләргә һәм автобусларга керү тыела.

Кичәге рейд нәтиҗәләре буенча РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 статьясы буенча 248 беркетмә төзелде, шуларның 134е – кибетләрдә битлек һәм (яки) перчаткасыз йөргән өчен, 86 беркетмә җәмәгать транспортында чараларны үтәмәгән өчен. Дүрт кеше җәмәгать урынында битлексез булган. Моннан тыш, юридик затка карата бер беркетмә төзелде.

Хокук сакчылары битлекне кесәдә яки сумкада йөртергә түгел, ә киеп йөрергә кирәк, дип кисәтә.

Тагын 23 хокук бозу очрагы Росгвардия белән берлектә Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган.

18 сатучы (алар арасында 1 чәчтараш) үз эшчәнлеген шәхси саклану чараларыннан башка алып барган, бер шәхси эшмәкәр сатып алучының битлексез керүенә юл куйган. Тагын дүрт шәхси эшмәкәр гражданнар өчен кулларны дезинфекцияләү чарасы һәм социаль дистанция үтәүне билгеләүче тамгалар булмаган өчен штрафка тартылды.

Чәршәмбе, 13 май 2020, 11:43