Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән Татарстан Республикасы территориясендә 13 майның 18:00 сәгатеннән 14 майның 06:00 сәгатенә кадәр куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе алынды. 

 Ведомство мәгълүматларына караганда, 13 майда кичен һәм 14 майда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә: кырау төшүгә бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклап калу буенча чаралар күрергә киңәш итә. 

Чәршәмбе, 13 май 2020, 15:25