Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда быел Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 131 ишегалды төзекләндереләчәк. Эш барышын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде. Әйтик, быел Комсомол районында - 35, Үзәк урамда – 36, Автозавод районында 60 ишегалды төзекләндереләчәк. Шәһәр башлыгы ремонт эше белән танышуны Сидоровка бистәсе территориясеннән башлады.

Магистральная 18 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт янында яктырту белән тротуар барлыкка киләчәк - элек алар булмаган. Ул халык өчен уңайлы булачак, чөнки автобус тукталышына һәм «Закамье» күпләп сату базасына илтә. Йорт янында урнашкан балалар мәйданчыгының яңа уен элементлары барлыкка киләчәк, алар балаларга да, яшүсмерләргә дә кызыклы булачак. Хәзерге вакытта йорт тирәсенә яңа юл салынган, яңа парковка урыннары булдырыла - йорт артында урнашачак зур парковка 32 урынга исәпләнгән. Янгын вакытында файдалыныла торган махсус чыгу урыны да тәртипкә китерелгән.

Биредә эшләрне «РБР-16»компаниясе алып бара. Мэр Комсомол районы башлыгы Александр Кисловка, ишегалларын модернизацияләүне исәпкә алып, кайбер агачларны кронлаштыру белән шөгыльләнергә, өстәмә яктыртуны тәэмин итәргә кушты.

Төзүчеләр ике атнадан әлеге йортның эшләре тәмамланачак, дип ышандыра. Әлеге йорттан Магистральная 20 адресына таба чыга торган автомобиль юлы төзелә.

С-8 йортының 100ләп яңа парковка урыны барлыкка киләчәк, ул йорт артында урнашачак.

С-6 йорты янында да актив эш алып барыла. Биредә 45ләп яңа парковка урыны барлыкка киләчәк. "Безгә кешеләр өчен максималь шартлар булдыру мөһим, шуңа күрә тротуарларны, юлларны, парковкаларны, яктырту, эскәмияләр, урналар, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү мөһим", - дип билгеләде шәһәр мэры.

"Безнең ишегалды" программасына Гвардейская 4 урамында урнашкан йорт та керде, анда нибары сигез фатир бар. Сүз уңаеннан, ул шәһәрдәге беренче кирпеч йортларның берсе: 1964 елда төзелгән. Биредә тротуар төзеделәр, яңа юл салдылар, балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк.

Күчмә киңәшмә 40/01 йорт ишегалдында дәвам итте. Йортның масштаблылыгын исәпкә алып, ул 23 подъездны үз эченә ала - эшләр төрле участокларда бара. Шулай итеп, 10-15 нче подъезд ишегалды, махсус техникадан кала, башка автомобильләрнең керү мөмкинлеге булмаган территориягә әйләнде. Проектка кагылышлы мәсьәләләр буенча бу йортта яшәүчеләр белән алданрак фикер алышулар узган иде. Әмма бер ханым мондый карар белән килешмәүләрен – барысын да элеккечә калдырырга, подъезд каршында автомобильләр кую мөмкинлеге ачарга кирәклеген белдерде.  Мэр Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимовка, проектчы Николай Сарапулов белән бергә, тагын бер кат җыелыш үткәреп фикерләшергә кушты: «Барысын да 100%ка канәгатьләндерә алмыйбыз. Тормыш алай гына баралмый. Шуңа күрә күпчелек фикере – беренче чиратта», - дип билгеләп үтте ул.

40 нчы комплекста эшләр актив алып барыла. 3 200 кв метр магистраль тротуарларга тагын 3000 кв метр өстәлә.

"Безнең ишегалды" ярдәмендә яңа юл 47/02 йорты янында барлыкка килде. Аны төзекләндерү белән МУП "ПАД"юлчылары шөгыльләнә.

47/03 һәм 47/04 йортлары янында эшләр тулы көчкә алып барыла.

Ишегалларын төзекләндерү проектлары белән Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы сайтында танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 14 май 2020, 18:01