Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының «ТЭМПО» холдинг компаниясе составына керүче «Заманча технологияләр» оешмасы Кытайда сатып алынган автоматик линияләрдә гигиена битлекләре җитештерүне башлап җибәрде. Җитештерү процессы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты. 

Җитештерү җайлаштырылган бинада урнашкан – монда полиуретан идәннәр җәелгән, андый өслектә тузан барлыкка килми, бу –  битлекләрне киләчәктә медицина разрядына сертификацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Ике линияне монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләрен бер ай дигәндә башкарып чыкканнар. Бүген җитештерү сәләте минутына 45 битлек тәшкил итә. Бу, җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, бер линиянең тәүлек буе эшли торган режимында аена 1 млн 700 мең данә җитештерү мөмкинлеге бирә.

"Хәзер бурыч – линияне минутына 65 данә җитештерүчәнлеккә җиткерү, ягъни бер линиядән аена 2 млн 200 мең данә алырга мөмкин булачак. Димәк, ике линия – 4 млн 400 мең", - дип аңлатты компания җитәкчесе Марат Нуриев.

Товар сертификацияләнгән һәм барлык кирәкле санитар таләпләргә җавап бирә. Битлекләр өчен комплектлау җиһазлары – тулысынча Татарстанда җитештерелә. Тукыма «Алабуга» махсус икътисадый  зонасы резидентларыннан алынган, яңа фиксатор өчен полоса – Түбән Кама «Преттль-НК» компаниясеннән. Җитештерелә торган битлекләр складта тоткарланмый – беренче заказлар килә. Беренче чиратта – Чаллы компанияләре. Битлекләрне алга таба сату өчен генә түгел, шәһәр предприятиеләрендә эш процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә алалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компания җитәкчелеге Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә һәм 2 нче шәһәр хастаханәсенә хәйрия ярдәме күрсәткән. 20 меңнән артык битлектән торган беренче партия дәвалау оешмаларына тапшырылган. Алга таба да ярдәм күрсәтеләчәк.

Марат Нуриев билгеләп үткәнчә, битлекләр шулай ук холдингның эчке ихтыяҗлары өчен кулланыла. "Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча, һәр ике сәгать саен хезмәткәрләр битлекләрне алыштырырга тиеш, шуңа күрә бездә көнгә 26 мең битлек кулланыла. Без бу процессны, беренче чиратта, үз ихтыяҗларыбызны һәм шәһәр ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен башлап җибәрдек", - дип сөйләде ул.

"Социаль җаваплылык шуннан гыйбарәт, мондый авыр вакытта бизнес үз ресурсларын предприятиедә эшләүче кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтә, бу бик мөһим. Моннан тыш, бүген әлеге кирәкле продукцияне шәһәр предприятиеләрендә саталар. Бездә сәнәгать шәһәре – шәһәрдә 200 меңнән артык эшче, шуның өстенә социаль өлкә, барлык бюджет учреждениеләре", - дип билгеләде Наил Мәһдиев. - "Дөнья үзгәрде. Битлекләрне шактый озак кияргә туры киләчәк".

Мэр шулай ук «ТЭМ» исемле ультрашәмәхә нурландыргыч-рециркуляторлар җитештерү белән танышты. Шәһәр җитәкчелегенә дүрт төр җиһаз тәкъдим ителде, шуларның берсе түшәмгә эленә торган.

Рециркуляторлар бактерия артуын киметү һәм йогышлы авырулар таралуны булдырмау буенча шартлар тудыру максатларында һаваны зарарсызландыру өчен бүлмәләрдә кулланыла. Мондый рециркуляторлар «ТЭМПО» предприятиеләрендә, шул исәптән ашханәләрдә, керү урыннарында урнаштырылган.

Җомга, 15 май 2020, 08:00