Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда тагын бер заманча йөзү бассейны барлыкка килде. «Юбилейный» бассейнын "Спорт-яшәү нормасы" федераль проекты кысаларында төзеделәр. Ул "Демография" масштаблы федераль программасының бер өлеше булып тора. Бассейн үз исемен өч истәлекле дата унаеннан алды: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР оешуга 100 ел тулу һәм шәһәребезнең 90 еллыгы уңаеннан. 

Бассейнның бер катлы бинасында йөзү өчен өлкәннәр касәсе һәм балалар касәсе бар. Өлкәннәр өчен-2,3 м киңлектәге алты юллы һәм 25 м озынлыгындагы бассейн. Тирәнлеге 1,8 дән 2,05 метрга кадәр. Бассейнга тәүлегенә 600гә якын кеше йөри ала: 450 олы кеше һәм 150 бала.

Утыргычлы трибунасы 50 кешене сыйдыра алачак.

 Балалар касәсе 6 һәм 10 метр озынлыкта. Монда шулай ук яшь чаллылыларга исәпләнгән душ һәм чишенү-киенү бүлмәсе каралган. 

 Бассейнда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдырылган. Өлкәннәр өчен дә, балалар йөзү касәләрендә дә махсус күтәргечләр куелган. Бәдрәф бүлмәләре шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә җайлаштырылган

Бассейндагы су сыйфатын биредә үк урнашкан химик лабораториядә, һәр дүрт сәгать саен тикшереп торалар. Заманча вентиляция системасы йөзү объектында максималь уңай климат тудырырга мөмкинлек бирә. 

Спорт объектының заманча бизәлеше: диварларны бизәү һәм төсле гамма өстендә дизайнерлар эшләде. Кызыл-соры төскә балалар киенү-чишенү бүлмәсендәге балалар шкафлары буялган.

Батареялар балалар интерьерына тәңгәл килеп эшләнгән. 

Бассейнда тренажёр залы да бар. Ул синхрон йөзү белән шөгыльләнүче спортчыларга исәпләнгән. 

Шулай ук биредә олылар өчен дә, балалар өчен дә ике медицина кабинеты каралган. 

 Бина диварларын су спорт төрләрендә зур уңышларга ирешкән спортчылар фотосурәтләре бизәп тора. 

Бассейнның бәясе 277,5 млн сум тәшкил итте, шулардан 158,5 млн федераль бюджеттан бүленгән, 119 млн - республика акчасы. 

Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2020, 14:13