Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы Шәһәр Советы Президиумы XL утырыш үткәрү датасын билгеләде. Ул 17 июньдә 10:00 сәгатьтә узачак, дигән карар кабул ителде. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узачак һәм шәһәрнең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.

Көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән. Депутатлар шәһәр Уставына кертелә торган үзгәрешләр, Шәһәр Советы депутатлары статусы турындагы нигезнамәгә, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә һ.б. үзгәрешләр турында фикер алышачак.

Чәршәмбе, 10 июнь 2020, 15:58