Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ял көннәрендә-13 һәм 14 июньдә, Яр Чаллыда коронавирус белән авыруның 16 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте: «Хәзерге вакытта шәһәр стационарларында яңа коронавирус инфекциясе диагнозы белән лаборатор расланган 57 кеше бар. Җиде пациентның хәле авыр дип билгеләнә. Калган пациентлар өйдә дәвалану ала, аларда авыру җиңел яки симптомсыз формада уза. Алар шулай ук медицина күзәтүе астында» - дип сөйләде Александр Николаев.

Хәзерге вакытта 369 кеше медицина күзәтүе астында, шуларның 202се – элемтә аша авыру эләктергән. 5160 кеше медицина исәбеннән, күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә, төшерелгән. Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 619 очрагы теркәлгән, 253 кеше сәламәтләнгән, 3 кеше вафат булган.

Дүшәмбе, 15 июнь 2020, 08:46