Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда тагын бер кеше суга батып үлгән. 17 яшьлек яшүсмер, йөзә белмәгән килеш, Ф. Табеев яр буенда коену өчен җайлаштырылмаган урында суга чума. Бу инде соңгы җиде көн эчендә булган бишенче бәхетсезлек очрагы.

Исегезгә төшерәбез, аннан алдарак кына дүрт кеше Комсомол районы территориясендә һәлак булган иде. Алар җиһазландырылмаган урыннарда коенган, шулардан 3се исерек хәлдә булган, икесе кичке сәгатьләрдә коенган.

Бүген безнең шәһәрдә суда куркынычлыкның кызыл дәрәҗәсе билгеләнгән.

Чәршәмбе, 15 июль 2020, 08:00