Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

24 июльдә 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен «ташламалы категориядәге гражданнарны санатор-курортларда дәвалау» темасына видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.

Әлеге дәреснең максаты: ата-аналарга шифаханә-курорт дәвалавына путевка бирү тәртибе һәм шартлары, санатор-курорт дәвалавына каршы күрсәткечләр, социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү.

Катнашу өчен 8 (999) 157-94-42 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк. Моның өчен катнашучының исем-фамилиясе һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча (элемтә өчен телефон: Галиуллина Аделина Илдар кызына) юлларга һәм билгеләнгән вакытта җибәрелгән сылтама белән Zoom аша конференциягә тоташырга кирәк булачак.

Моннан тыш, дәрес вакытында җавап алырга теләгән сорауны (*мөрәҗәгать түгел) Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адреска җибәрергә мөмкин.

Җомга, 24 июль 2020, 10:13