Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                                   Хөрмәтле чаллылылар!

                       Сезне Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулу белән котлыйм!


Яр Чаллы – гадәти булмаган һәм якты язмышлы гаҗәеп шәһәр. 1969 елда ил җитәкчелеге тарафыннан зур йөк автомобильләре җитештерү буенча дөньяда иң эре завод төзү турындагы карар Камадагы кечкенә шәһәрчекнең киләчәген тамырдан үзгәртә.
Бөтенсоюз удар төзелешенә элеккеге СССРның барлык почмакларыннан дистәләгән мең яшь кеше килгән. Булачак завод заманча җиһазлар һәм техника белән тәэмин ителгән. Автогигант корпуслары төзелә торган мәйданчыкта йөз меңнән артык кеше эшли.
Шул ук вакытта шәһәрдә: торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль-мәдәни инфраструктура учреждениеләре төзелеше дә зур темплар үсеш ала. Легендар төзүче, «Камгэсэнергострой» башлыгы Евгений Никанорович Батенчук үз китабында: «...КАМАЗ, шәһәр һәм аны барлыкка китерүче предприятиеләр төзелеше гасыр төзелеше булган. Монда катнашкан һәркем горурланырга тиеш. Мондый шәһәрләр гадәттә, 300 ел эчендә барлыкка килә – без шәһәрне 20 ел эчендә булдырдык».
Кама автомобиль заводы төзелеше нәтиҗәсендә Яр Чаллы 30 мең халкы булган кечкенә генә шәһәрчектән ярты миллионлы шәһәргә әверелде, анда 80нән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Хәзер Чаллызурлыгы буенча республиканың икенче шәһәре. Биредә металлургия, төзелеш, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, көнкүреш техникасы җитештерүче предприятиеләрдән куәтле җитештерү базасы булдырылган. Алар барысы да шәһәрнең һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертәләр, аларның алга таба чәчәк атуына һәм иминлегенә ярдәм итәләр.

Яр Чаллы киң проспектлар, яхшы юллар, төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, театрлар һәм кинозаллар, спорт корылмалары булган матур заманча шәһәргә әверелде. Биредә мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, торак фонд һәм башка социаль объектлар ремонтлана. Боларның барысында да ветераннарның Данлы хезмәт традицияләрен алган чаллылыларның үзләренең дә, ата-бабаларының да хезмәте дәвам итә.

                                                                    Хөрмәтле төзүчеләр!

Сез – безнең горурлыгыбыз, төп байлыгыбыз!  Без сезнең патриотизмга һәм моңарчы күрелмәгән хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтеп, сезнең алда бүген баш иябез. Сез Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының гына түгел, Россиянең дә алтын фондын төзисез. Сезнең Кама ярларында камилләштерелгән хезмәт батырлыгы турындагы хәтер чаллылыларның киләчәк буыннарына сакчыл тапшырылачак. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да яхшы кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иң изге теләкләремне җиткерәм! Чаллы шәһәренең алга таба чәчәк атуына, аның икътисадый иминлегенә һәм милләтара татулыгына юнәлтелгән күп санлы планнарны һәм проектларны тормышка ашыру өстендә бергә эшләячәкбез дип ышанам. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар, Шәһәр көне белән!                                                            

                                                                                                              Н. Г. Мәһдиев

                                                                                                       Яр Чаллы шәһәре мэры    

   

Дүшәмбе, 10 август 2020, 11:06