Мы в социальных сетях
Яр Чаллы шәһәренең төзелеш тармагы хезмәтчәннәренә һәм ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында Тантаналар сараенда узды.


«Бүген, 10 августта, без Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. Безнең масштаблы гомумшәһәр бәйрәме Республика көне белән берләштерелгән, чөнки шәһәребез күпмилләтле хезмәт сөючән Татарстаныбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Яр Чаллы – үзенчәлекле шәһәр. Ул Кама ярларында дөньяда иң эре автомобиль заводы белән бергә үсте. Әлеге бөек төзелешнең чишмә башында, әлбәттә, төзүчеләр торган. Алар ярдәме белән Татарстан-аграр республикадан зур сәнәгать Республикасына, ә Яр Чаллы – 534 мең кеше яшәгән илнең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсенә әверелгән. Үткәнгә күз салып, сез, бу тормыш юкка яшәлмәгән дип әйтә аласыз. Чаллылылар исеменнән сезгә башкарган эшләрегез өчен чын күңелдән улларча рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең хезмәт батырлыгыгыз һәм казанышларыгыз Чаллы һәм Татарстан елъязмасына гына түгел, ә Россия елъязмасына да алтын хәрефләр белән язылган», - диде шәһәр башлыгы төзелеш тармагы ветераннарына сәламләү сүзендә.

Чарада 18 кеше бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем берьюлы өч кешегә бирелде: «Евростиль» директоры урынбасары Марат Гыйздуллинга,
3 нче номерлы "Домкор Индустрия" арматура цехы арматура челтәрләре һәм каркаслары эретеп ябыштыручысы Фирәзия Миннәхмәтовага, «Домкор» компаниясенең сыйфат белән идарә итү бүлеге баш белгече Илья Камзолкинга.

«Домкор» компаниясенең җитештерү буенча директоры Илһам Азизов һәм «Медик» компаниясенең баш инженеры Александр Томашов Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 Бүләкләнүчеләрнең берсе – Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Радик Инсаф улы Җәләев.

Аңа һәм Татарстанның тагын өч атказанган төзүчесе, Яр Чаллының мактаулы гражданины Биктимер Гыйззәтулла улы Мурясовка, Мария Ивановна Майна, Борис Тимофеевич Зеркальга күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шәһәрнең һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «ТАССР оешуга 100 ел» дигән истәлекле билге тапшырдылар.

Республиканың төзелеш комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «ТАТПРОФа» архитектура системалары буенча генераль директор урынбасары Анастасия Петрова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамотасы белән «Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте» муниципаль унитар предприятиесе директоры Ленар Сәлмәнов бүләкләнде.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының Рәхмәт хаты белән «Кама инженер-төзелеш эзләнүләре тресты» инженер-геология бүлеге геологы Ренат Фәрхетдинов бүләкләнде.

Алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүгә зур өлеш керткәне өчен һәм «Төзүчеләр көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан, Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге «Профит» компанияләр төркеме коллективына Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне "Профит" компанияләр төркеме башкарма директоры Анатолий Кондюков алды.

Шулай ук, алданган өлешчеләр проблемаларын хәл иткән өчен, Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» коллективы да билгеләп үтелде.

Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен һәм Төзүчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Яр Чаллы шәһәре Мэрының Рәхмәте белән «Стройтраст» төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры Газинур Заманов,  «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» Яр Чаллы филиалы директоры Гөлнара Мингалимова,"Түбән Кама Гэсстрой" җитештерү кооперативының 5 нче разрядлы штукатур-маляры Елена Сюзева һәм Яр Чаллы «Татэлектромонтаж» монтаж идарәсенең 5 нче разрядлы электромонтажнигы Хәким Харисов бүләкләнде.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 16:46