Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Валерий Михайлович Колпский 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Скибина котлады.

Валерий Михайлович Иваново өлкәсенең Палехский районы Клетново авылында туа. 17 яшендә, вакытыннан алда урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алгач, аны Совет Армиясе сафларына озаталар. Сигезенче аерым гвардия Һава-десант бригадасында хезмәт итә. 2 Белоруссия фронтының аерым операцияләрендә катнаша. Хәрби исеме: лейтенант.

1950 елда хезмәт итеп кайткач, Иваново энергетика институтына укырга керә. Валерий Михайлович 1955 елда югары белем турында диплом алгач, Сталинград ГЭСын төзүгә җибәрелә, әлеге предприятиедә ул 1969 елга кадәр эшли.

1969 елда юллама буенча Яр Чаллыга «Камгэсэнергострой» предприятиесе төзелешенә килә. Валерий Михайлович лаеклы ялга «Гидрострой» трестыннан 15 ел төзелешнең баш энергетигы булып эшләгәннән соң китә. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм ике оныкчыклары бар.
Валерий Михайлович «Германияне Җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2020, 15:35