Мы в социальных сетях
Яр Чаллыда шәһәрнең яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына конкурс сайлап алу дәвам итә. Бүген кандидатлар тест уздылар. Вакантлы вазыйфаны биләүгә 25 кеше гариза бирде, шуларның 20се тест узуга килде. Сынау башланыр алдыннан аларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләде.

«Без сезнең анкеталарыгызны өйрәндек һәм сез барыгыз да яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы булырга лаек. Чөнки сезнең һәрберегез нинди дә булса өлкәдә уңышка ирешкән: кемдер бизнеста, кемдер мәдәният өлкәсендә, кемдер яшьләр белән идарә итү линиясе буенча эшләде. Барыгызга да уңышлар телим!» ,- диде ул.

Тест үз эченә Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте законнарын, Россия Федерациясендә Тәрбия үсеше стратегиясен һ.б. белүгә карата 25 сорауны ала. Керү баллы-80%. Сынауны уңышлы узган кандидатлар икенче этапка уза.

Алга таба кандидатларга шәһәрнең яшьләр сәясәтен үстерү буенча авторлык проектын тәкъдим итәргә, шулай ук үзе турында видеопрезентация тапшырырга, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары белән әңгәмә узарга туры киләчәк.

Җомга, 14 август 2020, 10:24