Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре китапханәләре «Минем флаг, минем тарихым» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар, чара online форматында РФ барлык субъектлары территориясендә үткәрелә. Акция Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышлана һәм онлайн-флешмоб режимында уза. Бу вакыйга уңаеннан китапханәчеләр Вконтактедагы «Большая перемена» берләшмәсендә берничә чарага кушылдылар.

Россия Дәүләт флагы көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре яшь китап укучылар белән берлектә " Алга, Россия!" шулай ук "Минем флаг" дигән мастер-класс үткәрделәр.

Россия флагы төшерелгән фотосурәтне һәм әлеге флагны күтәрү белән бәйле истәлекле вакыйгаларны  үз эченә алган пост бастырдылар. Язмалар #МойФлагМояИстория#ДеньФлага хешттеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырылды.

Моннан тыш, катнашучылар флаг төсләрен үз эченә алган десерт әзерләп, аны фотога төшерделәр һәм  «Сладкая история» челленджы кысаларында төп пост астына бастырдылар. Шулай ук китапханәчеләр һәм укучылар «Минем туган илемнең төсләре» фоточелленджында катнаштылар һәм фотосурәтләрдән ясалган коллажны урнаштырдылар.

Флешмобта катнашучылар эстафетаны рәсми хештегларны күрсәтеп #СладкаяИстория,#БольшаяПеремена, #ЦветаМоейРодины,#БольшаяПеремена, үз дусларына, туганнарына тапшырдылар.

Шимбә, 22 август 2020, 10:42