Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Шәһәрнең Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Кәримә Мөнир кызы Минһаҗева һәм Зоя Евкуловна Мыльниковага Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләре җиткерделәр.

Кәримә Мөнир кызы Минһаҗева 1930 елның 22 августында Башкорт АССРның Кургат авылында күп балалы гаиләдә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхоз кырларында хезмәт куя, утын һәм печән әзерләү белән шөгыльләнә. 18 яшендә Свердловск шәһәренә китә, анда Икмәк заводында эшли. Лаеклы ялга Михайловск шәһәрендә урнашкан төсле металл эшкәртү заводыннан китә. Яр Чаллыга 2002 елда күчеп килә. Ветеранның кызы һәм ике оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Зоя Евкуловна Мыльникова 1930 елның 23 августында ТАССРның Бондюж районы Ижовка авылында күп балалы гаиләдә туа. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлый. Сугыштан соңгы елларда колхозда эшли, ашлык әзерләү, яшелчә әзерләү һәм башка эшләр белән шөгыльләнә. 1948 елда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен Зоя Евкуловна беренче хөкүмәт бүләген ала. 1953 елда кияүгә чыга. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүген ветеранны җиде оныгы һәм 13 оныкчыгы сөендерә. «Хезмәт ветераны» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 24 август 2020, 14:05