Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иртәгә, 26 августта, 109 алданган өлешче 65/10 йортында күптән көтелгән фатир ачкычларын ала башлаячак. 10 катлы торак йорт төзелеп бетте һәм файдалануга тапшырылды. Бүген йортның әзерлеген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев карап чыкты.

Исегезгә төшерәбез, проблемалы объект төзелешен Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясе алып барды.

"Ул алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен 200 млн сум үз акчасын юнәлдерде", - дип ассызыклады мэр.

Наил Мәһдиев шулай ук 63/09 йортында да булды, анда 65/03 йортыннан 25 алданган өлешче фатир ала. Хәзерге вакытта 19 гаиләгә ачкычлар тапшырылган. Билгеләп үтик, алданган өлешчеләргә торак мәйданын «Домкор» компаниясе бирде.

Наил Мәһдиев Кашаповлар гаиләсен өй туе белән котлады.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, 2015 елның 1 гыйнварына мондый алданган гаиләләр 939 булган:"Без 2008, 2010 елда төзелеше туктатылган проблемалы йортларны хәл итүгә алындык. Алданган өлешчеләр мәсьәләсе - бу алты ел эчендә без хәл иткән барлык мәсьәләләрнең иң авыры булды. Без проблеманы чишүнең төрле юлларын эзләдек һәм таптык. Шундый кыска вакыт эчендә мондый җитди проблемаларны хәл итүче шәһәрләр аз", - диде шәһәр башлыгы.


Сишәмбе, 25 август 2020, 13:48