Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе укучыларны капиталь ремонттан соң каршы алды. Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе масштаблы ремонттан соң мәктәп буенча фотоэкскурсия үткәрә.

Җиһазлар сатып алу өчен республика бюджетыннан 176 млн сум бүлеп бирелгән. Интерьер традицион татар орнаменты элементлары белән бердәм стильдә сакланган.

Мәктәпне бизәү өстендә IMS компаниясе эшләде.

Мәктәптә навигация өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә күрсәтелгән.

 Беренче катның стенасын Татарстанның күренекле шәхесләре портретлары сурәтләнгән стенд бизи.

Мәктәптә бөтен җиһаз – яңа. Матди-техник базаны яңартуга республика бюджетыннан 38 млн сум бүлеп бирелгән. Һәр кабинет интерактив такта белән җиһазландырылган.

 Беренче катта зур һәм якты ашханә урнашкан.

Укытучылар өчен шулай ук төшке аш өстәлләре каралган.

 Азык-төлек блогындагы җиһазлар тулысынча яңа. Ашханәдә он, шулай ук яшелчә цехы бар.

Кабинетларга витражлы ишекләр куелган.

Гимназиядә ике спорт залы бар. Шуларның берсе – гимнастика, икенчесе-көрәшчеләр залы. Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Ранис Гыйлаҗетдинов әлеге гимназияне тәмамлаган.

 Капиталь ремонт кысаларында спорт тренажерлары сатып алынды.

Баскетболчыларны, волейболчыларны, футболчыларны яңа формалар көтә.

 Башлангыч сыйныфлар блогында шундый ял зонасы булдырылган, ул коридорда урнашкан.

Объектта эшләрне Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендәге Чаллының «Медик» компаниясе башкарды.

Дүшәмбе, 7 сентябрь 2020, 13:43