Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Татьяна Петровна Кузнецова һәм Полинария Ефимовна Лаврентьева юбилейлары үңаеннан котлаулар алдылар. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук микрорайоннарның ТИҮ рәисләре дә кушылды.

Пермь шәһәрендә туган Татьяна Петровна Кузнецовага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң ул Тукай районының Керәшен Маҗыны колхозында эшли. 1971 елда Керәшен Маҗыны авылында көчле янгыннан соң Кузнецовлар гаиләсенә Түбән Суык-Су авылына күчәргә туры килә.
1985 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә, пенсиягә чыкканчы Татьяна Петровна Плодоовощторгта җыештыручы булып эшли. Ул бер малай тәрбияләп үстергән, 8 оныгы, 8 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пермь краеның Красногорск авылында туган Полинария Ефимовна Лаврентьевага 90 яшь. Полинария Ефимовна Бөек Ватан сугышы елларында Красногорск авылы колхозында эшли. 1949 елда гаиләсе белән Свердловск өлкәсенең Полевск шәһәренә күчеп килә, анда Химия заводында товар белгече булып эшли. 1971 елда Чаллыга күченеп килә, пенсиягә чыкканчы «Камдорстрой»ТАСда инженер булып эшли.
Полинария Ефимовна 2 бала тәрбияләп үстергән, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 7 сентябрь 2020, 15:59