Мы в социальных сетях

10 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә Республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан президентының турыдан-туры эфиры быел билгеләп үтелә торган ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Сорауны «Татарстан 24» телеканалы редакциясенә 8 (843) 224-24-24 телефоны аша яки социаль челтәрләрдә: Татарстан Республикасының Вконтактедагы рәсми төркемендә (шәхси хәбәрләр аша) яки Татарстан Республикасының Инстаграмдагы берләшмәсе директына юлларга мөмкин.

Татарстанлылардан килгән барлык сораулар да теркәләчәк. Сораулар 9 сентябрьнең 21:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.


Чәршәмбе, 9 сентябрь 2020, 09:01