Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда автокаланың финанс өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Тантаналар сараенда Финансистлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Тантана сәбәпчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

«Сезнең һәркайсыгыз, финанс өлкәсендә эшләгәндә, иҗтимагый-сәяси төзелешкә карамастан, теләсә кайсы илнең хуҗалык итүче субъектының тормыш эшчәнлеге нигезе, һичшиксез, финанс системасы булуын аңлый. Миллионлаган кешеләрнең иминлеге финанслар белән югары профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләргә бәйле.

Сезнең белемегез һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә без шәһәр үзенең барлык социаль бурычларын тулы күләмдә үтәр дип исәп тота алабыз. Финанс органнарының грамоталы, дөрес, структуралы эше аягында нык басып, киләчәккә ышанычлы карарга мөмкинлек бирә. Шәһәр икътисады эшли. Эшмәкәрлек субъектлары саны арта. Шәһәр алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булып тора. Соңгы биш елда без 39 яңа предприятие ачтык, нәтиҗәдә 5800 эш урыны барлыкка килде. Шәһәргә 16 млрд сум инвестиция җәлеп ителде. Болар барысы да безнең кредит һәм башка финанс оешмаларына хезмәт күрсәтә. Мин сезгә уртак эшегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иң изге теләкләр телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Финансистлар көне белән!» ,- диде ул һәм соңыннан катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәровага, шәһәр финанс идарәсе ветераны Алсу Киткаевага һәм салым инспекциясе ветераны Гөлфия Нургатинага «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырдылар.

 «Автоградбанк» акционерлык җәмгыятенең баш хисапчысы Татьяна Володикова һәм «Түбән Кама Гэсстрой» җитештерү кооперативының баш хисапчысы Флюра Шәфигуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Финанс өлкәсендә эшләүче тагын 14 хезмәткәр шәһәр мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 Чарадан тулы фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең Вконтакте төркемендә карагыз.

Сишәмбе, 8 сентябрь 2020, 16:49