Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Лапина юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Котлауларга микрорайонның ТИҮ рәисе дә кушылды.

Пермь шәһәренең  күп балалы гаиләсендә туган Валентина Михайловна Лапина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1943 елда Валентина Михайловна сандружинник курсын тәмамлап, Совет Армиясе сафларына үз теләге белән языла. Анда аны Ленинград фронтына хәрби-санитария поездына сержант булып хезмәт итәргә җибәрәләр. 1946 елның маенда ул демобилизацияләнә һәм туган шәһәренә әйләнеп кайта. 1949 елда Валентина Михайловна гаиләсе белән Көньяк Казахстанның Чардара шәһәренә күчеп килә, анда шәһәр архивында эшли.

1973 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Анда Валентина Михайловна пенсиягә чыкканчы «Татарстан» кунакханәсендә эшли. Ул 2 малай тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. II дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены, "Германияне җиңгән өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 8 сентябрь 2020, 16:17