Мы в социальных сетях

  Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чаллы халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котларга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

"Безнең хыялыбыз зур иде һәм без аны, ниһаять, тормышка ашырдык. 30 ел дәвамында театр үз бинасын көтте. Бу урын театр артистлары өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен дә мәдәни үзәк булачак. Хәерле сәгатьтә!" – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элеккеге «Строитель» мәдәният сараен реконструкцияләү идеясе Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевныкы. Инициативаны республика президенты хуплады.


"Ниһаять, Рөстәм Нургалиевич, сезнең ярдәм белән татар театры яңа йортлы булды. Яңа бинада артистлар өчен генә түгел, ә әдәбият һәм сәнгать сөючеләр өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Театр сәхнәсендә татар әсәрләре белән беррәттән рус һәм чит ил классик әсәрләре дә куелачак, балалар өчен мәйданчыклар булдырылачак. Биредә яшьләрне берләштерә торган аерым үзәк тә оештырылачак, чөнки Яр Чаллыда талантлы, энергияле яшьләр бик күп", – диде мэр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм җаваплы затлар озатуында Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты.

Чәршәмбе, 9 сентябрь 2020, 14:48