Пәнҗешәмбе, 23 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов катнашты.


Яңартылган яшьләр үзәге мәйданында «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән маркет эше башланды. Шәһәргә «Яшьләр вакыты - мөмкинлекләр вакыты» автобусы килде.

Һәр муниципалитет автобуста үз теләкләрен калдырды. Мәсәлән, Наил Мәһдиев геонокта ябыштырып, анда: "Яр Чаллы. Бу горур яңгырый! Уңышлар сезгә!" дип язып куйды.

 "Пандемия белән бәйле катлаулы чорларга карамастан, Яр Чаллыда социаль инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программалары туктатылмады. Без алар хәзерге моментта һәм биредә булсын өчен объектлар төзибез. Безнең Чаллы яшьләре моның барысыннан да файдалансын өчен мөмкинлекләр ачабыз", - диде мэр ачылу тантанасында.

 "Нур"ны ремонтлауга республика бюджетыннан 146 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу акчага медиастудия, дизайн студиясе, мобиль студия җиһазландырылган. Объектта ремонтны Чаллының "Медик" компаниясе башкарган. Проект өстендә Казанның "Архитектура десанты" бюросының яшь архитекторлары командасы эшләде.
"Бу яшьләр үзәге генә түгел, ә аның иҗтимагый тормыш үзәге булачагына да тирән ышанам. Үзегездә булган бик күп идеяләрегезне, нәкъ менә биредә тормышка ашыруыгызны телим. Үз-үзегезне тормышта, һөнәрдә таба аласыз, үз мөмкинлекләрегезне туган республикабызда тормышка ашыра аласыз. Бары алга!", – дип мөрәҗәгать итте Чаллы яшьләренә Дамир Фәттахов.

Мөхтәрәм кунакларга яңартылган биналар буенча экскурсия оештырылды. Капиталь ремонт кысаларында мобиль мәктәп, digital студиясе, дизайн студиясе, музыка студиясе барлыкка килде.

Мәсәлән, digital студиясендә Hearthstone дисциплинасы буенча ярышлар уза.

 Дизайн студиясендә әниләр өчен снуд комплектын тегү буенча мастер-класс оештырдылар.

Яшьләр үзәгендә "Беренче курс студенты көне", "Студентлар язы", "Ел студенты" һәм башка бик күп чаралар уздырыла.

Яңа мәйданчыклар арасында – иҗади мастер-класслар студиясе дә бар. Шулай итеп, бүген педагог Татьяна Сырова кызларга күбәләк сурәтләрен ясарга өйрәтте.

Капиталь ремонттан соң "Метро" мәдәни-белем бирү платформасы белән хезмәттәшлектә дә үзгәрешләр булды. Хәзер "Нур" яшьләр үзәге һәм "Метро" бер киңлектә эшли ала. Җитәкче Виктория Штанке волонтерлар белән берлектә тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды.

 Аннары «Безнең район – киләчәк образы» проект сессиясе башланды. Яшь чаллылылар үзләре яшәгән территориядә яшәү шартларын яхшырту буенча проектларын тәкъдим иттеләр. Яшьләр тарафыннан волонтерлыкка зур игътибар бирелде.

Сессия ахырында үзизоляцияләү чорында үзләрен яхшы яктан күрсәткән иң яхшы волонтерлар бүләкләнде. Аларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чәршәмбе, 9 сентябрь 2020, 17:52