Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / обычная версия

Быел пандемия нәтиҗәсендә күп кенә бәйрәм даталары, шул исәптән мәдәният хезмәткәре көне дә билгеләп үтелми калды. Аны Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда билгеләп үттеләр, чарага тармакның иң яхшы вәкилләре, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук республика һәм шәһәр бүләкләренә лаек булучылар чакырылган иде.

Тантанада катнашучыларны шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сәламләде. «Яр Чаллы мэры Наил Гамбәрович Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары һәм үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Мәдәният - ул үзенчәлекле өлкә. Монда очраклы кешеләр килми. Музыкантлар, рәссамнар һәм актерлар дөньяны башкача күрүләре һәм тирә-юньнең гүзәллеген аңлавы белән һәрвакыт аерылып торды. Бөтен күңелеңне һәм йөрәгеңне салмасаң, сәнгать белән  шөгыльләнеп булмый. Сезнең иҗатыгыз нәтиҗәсендә, сезнең эшегез нәтиҗәсендә тормышыбыз яктырак, кызыклыракка әйләнә, рухи яктан баей. Чаллылыларның үсеп килүче буынына бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белем бирүче педагоглар аеруча игътибарга лаек. Аерым рәхмәт сүзләрен КАМАЗ һәм Яр Чаллы төзелеше башында торган тармак ветераннарына җиткерәм. Нәкъ менә сез, хөрмәтле ветераннар, Чаллы халкының күп кенә данлы традицияләренә һәм бөтен илгә танылган иҗат коллективларына нигез салучылар булдыгыз. Сез хәзер дә чаллылыларның хезмәттәшләренә һәм үсеп килүче буынына зирәк киңәшләрегез белән ярдәм итәсез, бай һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашасыз. Кадерле дуслар, сезнең талантыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз киләчәктә дә күпмилләтле шәһәребезнең бай мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм арттыруга юнәлтелер, элеккеге кебек үк, үз иҗатыгыз белән чаллылыларны һәм татарстанлыларны гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне, шулай ук чит ил тамашачыларын да сөендереп торырсыз дип ышанам. Сезгә чын күңелдән иҗади уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән сезне! Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!», -– диде ул.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та котлады. «Шәһәрнең мәдәни традицияләре бай, биредә талантлы башкаручылар, коллективлар күп. Гомумән алганда, Чаллыда иҗат һәм мәдәният бик югары дәрәҗәдә. Соңгы елларда тармакны матди-техник яктан тәэмин итү планында булган уңай үзгәрешләр бик сөендерә. Бүген без яңартылган «Энергетик» мәдәният сараенда басып торабыз, татар драма театры сентябрьдә яңа форматта ачылды. Без театр мәктәбен, 6 нчы музыка мәктәбен федераль программа кысаларында ремонтладык. Чаллыдагы мәдәният инфраструктурасына зур акчалар тотыла. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Россия мәдәният министрлыгы белән уртак эшебез нәтиҗәсендә «Мастеровые» театрын төзү турында карар кабул ителде. Киләсе елда без бу эшне башлап җибәрәчәкбез. Россиядә шундый кыска вакыт эчендә ике театр сафка бастырган шәһәр юк әле. Яр Чаллы – уникаль шәһәр. Бу катлаулы вакытта мәдәният хезмәткәрләренә өстәмә йөкләмә бирелде. Медиклар тәнне дәвалыйлар, ә мәдәният хезмәткәрләре – җанны дәвалыйлар», - диде ул.

Шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев тармак ветераннарына мөрәҗәгать итте: «Кадерле ветераннар, сез безнең шәһәрдә мәдәният формалашуның чишмә башында тордыгыз. Сезнең кебек  талантлы, рухландыручы, битараф булмаган кешеләр ярдәм белән шәһәребездә мәдәният үсә һәм чәчәк ата. Сез безнең өчен, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен гореф-гадәтләрне саклаучылар, терәк һәм тугры ярдәмчеләр булдыгыз, буласыз һәм булачаксыз. Бик зур рәхмәт сезгә!». Ул шулай ук шәһәр мэрына һәм республика мәдәният министрына Яр Чаллы шәһәренең мәдәният тармагына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Котлауларга мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин да кушылды. «Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Бетмәс-төкәнмәс иҗади илһам, уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне!», дип котлады ул.

 Сәламләү сүзе белән РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Гөлзада Руденко чыгыш ясады. Автокаланың мәдәният хезмәткәрләрен шулай ук ТР халык артисты, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов һәм Шәһәр Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча даими комиссиясе рәисе Әбделхак Батюшов котлады.

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды. Һөнәри конкурсларда җиңүчеләр дә бүләкләр алды.


Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова «2019 елда сәнгать уку йорты» һәм «2019 елда мәдәният учреждениесе» номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан итте. Алар – 1 нче балалар сәнгать мәктәбе һәм «Кызыл Тау» мәдәният үзәге.

Тулы фоторепортажны "Вконтакте"дагы "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемендә күрә аласыз.

Җомга, 23 октябрь 2020, 17:24