Мы в социальных сетях

Бүген иртән Яшьлек проспекты һәм Машина төзелеше урамы киселешендә 50 миләш утырттылар. Агач утыртуда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары, милли җәмгыятьләр һәм яшьләр парламенты вәкилләре катнашты.

"Безнең мэр - Наил Мәһдиевнең бик яхшы инициативасы, ял көннәрендә иртән агачлар утырту. Бу – иҗади процесс. Шәһәрнең үсүе куандыра, яңа микрорайоннар барлыкка килә, - дип уртаклашты ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин. 6 ноябрьдә Машина төзелеше урамы буйлап тагын 350 агач утыртылачак.

Бу көздә шәһәр территориясендә барлыгы 8 700ләп агач һәм куак утыртылган.

Чәршәмбе, 4 ноябрь 2020, 12:43