Мы в социальных сетях

 Чаллылылар «Фәнни кино көннәре» агарту проектына кушыла ала, аның кысаларында фән һәм технологияләр турында бушлай фильмнар күрсәтелә. Проект актуаль фәнни кино фестивале белән башланып китә, ул Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән үткәрелә.

Декабрь ахырына кадәр югары уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләр һәм мәдәни-агарту оешмалары хезмәткәрләре үзләренең моношәһәрләрендә фәнни кино көннәре үткәрә ала. Фестивальнең оештыру комитеты фильмнарга, шулай ук промо материалларына һәм контент-планга бушлай керү мөмкинлеге бирәчәк. Катнашучыларга тиешле техника һәм күрсәтү өчен бина табарга гына кирәк.

Проектта катнашу өчен сайтта https://dnk.csff.ru/user/register теркәлү узу һәм катнашу буенча гаризаны 2020 елның 20 ноябренә кадәр җибәрү сорала. Моношәһәрдә проектны гамәлгә ашыру турында тулырак мәгълүматны фестивальнең рәсми сайтыннан https://dnk.csff.ru/, шулай ук оештыручылардан алырга мөмкин.

Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 10:33