Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Студентлар активы мәктәбе кысаларында "Коррупциягә юк дип әйт!" дип исемләнгән коррупциягә каршы белем бирү-танып белү квесты узды. Аның барышында катнашучылар Шәһәр Студентлар Советының коррупциягә каршы юнәлеш эшчәнлеге белән таныштылар. "Хәзерге дөньяда коррупциягә карата студентларның тискәре фикерен үстерүнең төрле ысуллары бар. Яшьләр квестларын оештыру иң яхшы стандарт булмаган алымнарның берсе булып тора", - ди Шәһәр Студентлар Советы рәисе Денис Идрисов.

Тугыз команда 10 станциядә биремнәр үтәде. Катнашучылар коррупциягә каршы законнар турындагы сорауларга җавап бирделәр, коррупцион гамәлләрнең булу фактына бәйле ситуацияләрне карадылар, шифрлар чиштеләр, коррупция турында кызыклы фактлар белән таныштылар, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләүләрен күрсәттеләр.

Квест нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Апельсин» командасы алды, икенче урынны «АУФ» командасы, беренче урынны «Корейские мопопырки» командасы яулады.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм фирма призлары: повербанк һәм коррупциягә каршы символика төшерелгән флешкалар алдылар.

Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2020, 10:06