Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Тәгъзимә Фәүзи кызы Фәүзиевага 90 яшь тулды. Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Тәгъзимә Фәүзи кызы ТАССРның Минзәлә районы Токасево авылында күп балалы гаиләдә туа. Урта мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында олылар белән беррәттән колхозда эшли, фронтка оекбашлар һәм бияләйләр бәйли.

1953 елда кияүгә чыга, ике бала тәрбияләп үстерә. 1998 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ветеранның дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 13 ноябрь 2020, 16:55