Мы в социальных сетях

Росстат Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга багышланган балалар рәсемнәре конкурсын башлап җибәрә. Конкурста катнашу өчен 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Максат – рәсемнәрдә үз илеңне һәм анда халык санын алуның ничек узачагын күрсәтү. Мәсәлән, халык санын алу вакытында үз гаиләңне, өйгә килүче исәпкә алучыларны сурәтләргә яки дәүләт хезмәтләренең интернет-порталы аша халык санын алу кәгазьләрен үзләре тутыручыларны сурәтләргә була. Шулай ук үз шәһәреңне, бистәне, тирә-юньне, яраткан истәлекле урыннарны һәм халык санын алу эмблемасы яки аның талисманы – ВиПиН рәсемен ясарга мөмкин.

Конкурс эше кәгазьдә төсле буяулар яки карандашлар белән эшләнергә, фотога төшәргә яки сканерларга, Instagramда катнашучы @strana2020 аккаунт тамгасы һәм #ярисуюперепись хэштегы белән урнаштырылган. Рәсемнәрне үз битеңә 2020 елның 16 ноябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр кертергә мөмкин. Игътибар: Instagram аккаунты бар кеше өчен дә ачык булырга тиеш.  Хештег буенча барлык катнашучыларның рәсемнәрен табарга һәм бәяләргә була.

Җиңүчеләр дүрт премия алачак, һәр яшь категориясендә икешәр: 7-9 һәм 10-12 яшь буенча. Конкурс нәтиҗәләре Бөтенроссия халык санын алуның мәгълүмат сайтында һәм «Комсомольская Правда» нәшрият йорты сайтында, шулай ук Бөтенроссия халык санын алуның социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә  басылачак: https://vk.com/strana2020, https://www.facebook.com/strana2020 ,https://ok.ru/strana2020 ,https://www.instagram.com.

Конкурста катнашу өчен https://www.strana2020.ru сайтта теркәлергә – форма тутырырга һәм смс буенча катнашуны расларга кирәк.

Чәршәмбе, 18 ноябрь 2020, 11:19