Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы депутатлары IV чакырылыш Шәһәр Советының икенче утырышын уздырды. Утырышны ачып, шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2019 елгы рейтинг нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы илнең иң яхшы моношәһәрләре рәтенә кертелде.

«Без шәһәр икътисадын диверсификацияләү өчен барысын да эшләдек. ТОСЭР резидентлары табышының өлеше елдан-ел арта. Бу – шундый диверсификация-моно бәйлелектән китүе. Безнең бурыч – КАМАЗ үсеше белән беррәттән, автомобиль сәнәгатенә бәйле булмаган башка бизнес төрләрен дә үстерү. Бүгенге көндә без моңа ирешәбез. Аңлашыла ки, пандемия билгеле бер төзәтмәләр кертте. Бу, һичшиксез, «Яр Чаллы» ТОСЭРына да, илнең барлык ТОСЭРының алга таба үсешенә дә йогынты ясаячак. Минемчә, ТОСЭР алга таба үссен өчен инструментлар эзләячәкбез: яңа заводлар, мөмкинлекләр, эш урыннары барлыкка килде, муниципаль казна тулыландырылды. Шушы дүрт ел ярым эчендә генә дә муниципаль бюджетка ТОСЭР резидентларыннан ике йөз млн сумнан артык салым кергән, 5 936 эш урыны булдырылган, 17 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән. Алга таба да эшлибез. Безне Россия Федерациясе Хөкүмәте, Моношәһәрләрне үстерү Фонды бәяләде. Алга таба хәрәкәт итәргә, безнең сәнәгать мәйданчыкларын үстерергә, резидентлар өчен шартлар тудырырга, эре, урта һәм кече бизнесны үстерергә кирәк», – диде ул.

 Шәһәр финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы бюджетыннан коронавирус инфекциясен дезинфекцияләүгә, шәһәрнең социаль әһәмиятле объектларын төзекләндерүгә һәм ремонтлауга, педагогларга класс җитәкчелеге өчен айлык бүләкләүгә һәм башка чыгымнарга юнәлдерелгән 286 млн 252 мең 140 сум күләмендә акча кергән. Ул 9 млрд 861 млн 233,65 мең сум бюджет керемнәре күләмен; 10 млрд 78 млн 016,85 мең сумга чыгымнар күләмен расларга тәкъдим итте. Депутатлар бюджетның әлеге параметрларын хуплады.

Шулай ук алар муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар үткәрү датасын билгеләделәр. Тыңлаулар 14 декабрьдә 14:00 сәгатьтә мэриянең 400 нче залында узачак. Моннан тыш, депутатлар 2021 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фараз планы турында фикер алыштылар, кайбер шәһәр комиссияләре, шул исәптән территориаль сайлау комиссияләре составына үзгәрешләр керттеләр.

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы турында»гы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, Чаллыда 22 милли берләшмә оештырылган һәм эшли, алар «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында урнашкан. Һәрбер берләшмәнең милли стильдә бизәлгән үз бүлмәсе, 220 урынга исәпләнгән тамаша залы, чәйханә, 50 һәм 70 урынга исәпләнгән тантаналар залы бар.

«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты коллективы автокаланың милли берләшмәләре белән берлектә шәһәрдә яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле чаралар үткәрә. Бу - «Нардуган», «Питрау», «Нәүрүз», «Иван Купала» йола бәйрәмнәре, Көнчыгыш календаре буенча Яңа елны бәйрәм итү һ.б. бәйрәмнәр.

Шәһәрдә 1985 елдан бирле якташлар очрашуы үтә. 1985 елның 30 июлендә беренчеләрдән булып Үзәк урамда бүгенге көнгә кадәр бу традицияне дәвам итүче төп чаллылылар очрашты. Якташлык кичәләрендә беренче юл үтүчеләр-төзүчеләр, төрле тармак алдынгылары хөрмәтләнә. Бу очрашулар буыннарның дәвамчанлыгына ярдәм итә, яшь буында патриотизм һәм толерантлык хисләре тәрбияли.

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасының 34 районы якташлар җәмгыяте бар. Якташларның очрашу кичәләре «Энергетик» мәдәният сараенда уза. 2007 елда Якташлар ассоциациясе оештырыла, аның рәисе - «Энергетик» мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева.

Гражданнар бердәмлеген ныгыту буенча җирле үзидарә органнары эшен камилләштерү өчен 2020 елга милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комплекслы чаралар планы булдырылды. Башкарма комитет җитәкчесе карары белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә 2017 – 2020 елларга «дәүләт милли сәясәте стратегиясе»н тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды.

Сишәмбе, 17 ноябрь 2020, 18:19