Шимбә, 18 май 2024 / рус тат / обычная версия

Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне балалары туу белән котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар. Тантаналы шартларда 25 Чаллы гаиләсе сертификатлар алды.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә әлеге акчалардан файдаланган.

 Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү хезмәтләре өчен түләү, әнинең булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятенә социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар һәм хезмәтләргә түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) гаиләләргә ай саен түләү.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.Сертификат бирү,ана капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 18 ноябрь 2020, 13:23