Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда амбулатор дәвалау кысаларында бушлай дарулар таратуны оештыру буенча эш башланды. Илтеп җиткерү процессы ничек барачагы турында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев сөйләде. "Механизм түбәндәгечә алып барылачак: пациентларны карап, дәвалау схемасын билгеләгәннән соң, электрон рецепт формалашачак. Медицина оешмасындагы җаваплы табибның препаратлар булу буенча даруханә белән даими элемтәсе оештырылачак. Даруханәләрдә һәр пациент өчен индивидуаль пакет булдырылачак. Алга таба волонтерлар катнашында препаратларны өйгә китерү гамәлгә ашырылачак", - дип аңлатты шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

Шулай ук Александр Николаев медицина препаратын сайлаганда аның халыкара патентланган исеменә игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте: "Әйтик, "Арбидол"ның гамәлдәге матдәсе –  Умифеновир. Әгәр без халыкара исем буенча карасак, вариантлар күбрәк булачак".

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вируска каршы препаратларга һәм антибиотикларга ихтыяҗ арту сәбәпле, Россиядә даруларны маркировкалау системасына үзгәрешләр кертелде.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 16:12