Мы в социальных сетях

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов беренче төркем инвалид Әнзия Перевезенцевага санитар җиһазландырылган инвалид коляскасы тапшырды. Ул Чаллыдагы ГЭС бистәсенең 4 нче комплексында яши. «Дөньяда мин игелекле, кеше кайгысына битараф калмас кешеләр барлыгын белә идем», – дип Әнзия Перевезенцева үз фикерләре белән уртаклашты.

Моннан тыш, Марсель Мингалимов инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы җирле оешмасына финанс ярдәме күрсәтте.

Дүшәмбе, 23 ноябрь 2020, 15:39