Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы балалар бакчаларында Яңа ел чаралары ата-аналар катнашыннан башка узачак. Быел мәктәпкәчә учреждениеләрдә Яңа ел бәйрәме форматы турында Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде. "Яңа ел иртәләрен үткәрүне тыю юк, әмма һәр төркемдә аерым үткәрәчәкләр. Төркемнәр берләштерелми. Һәр бәйрәм чарасыннан соң дезинфекция чаралары кулланып, дымлы җыештыру, бүлмәне җилләтү һәм кварцалау эшләре алып барылырга тиеш. Ни өчен ата-аналарга керү рөхсәт ителми? Статистика буенча көчле респиратор вирус инфекцияләренең артуы күзәтелә. Мондый очракларда һәрвакыт карантин, керүне чикләү күздә тотыла. Шуңа бәйле рәвештә ата-аналарга керү рөхсәт ителми. Эпидситуацияне исәпкә алып, бу чара тулысынча аклана", - дип ассызыклады Илгизәр Бариев.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә мәктәп яны лагерьлары эше туктатылачак. Кышкы каникуллар вакытында Чаллы укучылары өчен бары тик шәһәр читендәге лагерьлар гына оештырылачак. Бу - «Саулык», «Росинка», «Солнышко» сәламәтләндерү учреждениеләре.

Искәртеп узабыз, пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда  яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1074 очрагы теркәлгән.

Пәнҗешәмбе, 3 декабрь 2020, 12:50