Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда гриппка каршы вакцинация 46,2% тәшкил итте. Узган атнадагы мәгълүматларга караганда, 171 011 олы кеше һәм 75 045 бала прививка ясаткан. Бу хакта Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: "Барлыгы 246 756 бала һәм олыларга прививка ясатылган, планның 77%ы, яисә кергән вакциналар санының 95%ы. Вакциналар киләчәк, вакцинацияне дәвам итәчәкбез", - дип билгеләп үтте ул.

Шәһәрнең медучреждениеләренә гриппка каршы 259 010 доза вакцина кайтты. Шуларның 182 720е-өлкәннәр өчен, 76 290ы-балалар өчен.

Пәнҗешәмбе, 3 декабрь 2020, 13:32