Яр Чаллыда "Орион" яшьләр үзәге базасында волонтерлар штабы эшли.
Иреклеләр поликлиникаларга дару препаратларын пациентларга кадәр илтеп җиткерергә булышалар.
"Бу штаб шәһәрдә иреклеләр һәм волонтерлар артериясе булып тора. Аның
аша бөтен логистика, транспортлау һәм шәһәр поликлиникалары белән элемтә
бара", – дип сөйләде бүген матбугат конференциясендә яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов.
Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гаризалар буенча 60 волонтер эшли,
аларның 35е - яшьләр сәясәте өлкәсеннән, 25е – студент-медиклар.
Волонтерлар штабына заявкалар сигез поликлиникадан килә.
Волонтер килер алдыннан поликлиника вәкилләре пациентлар белән элемтәгә керә. Волонтерлар авырулар белән элемтәгә керми, медикаментларны ишек янында калдыра һәм аны китереп җиткерү турында фотоотчет ясый. Дарулар белән пакет эчендә, пациент имзаларга тиешле тапшыру акты бар. Имзалагач ул аны үзенең участок табибына тапшыра.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 3 декабрь 2020, 13:16