Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшләүче яшьләр арасында престиж Кубогына республика интеллектуаль уены узды. Уен «Нур» яшьләр үзәгендә оештырылды һәм Zoom онлайн-сервисында трансляцияләнде. Анда ТР предприятиеләре һәм оешмаларының 18 яшьләр командасы катнашты.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов һәм б.ш. уенның хөрмәтле кунаклары булдылар.

"Сезнең инициативаларыгызны һәрвакыт ихлас күңелдән һәм зур теләк белән хуплыйм, актив, битараф булмаган яшьләр белән ачык диалогта катнашам. Сезнең белән бергә без күп кенә социаль әһәмиятле, актуаль проектларны тормышка ашырдык һәм алда безне тагын да зуррак үрләр көтәчәгенә ышанып калам", – дип парламентарий чарада катнашучыларны сәламләде.

Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны 61 нче «Аленушка» балалар бакчасының «Киндер – сюрприз» командасы алды, 2 нче урында - «Кама» агросәнәгать комплексы предприятиеләренең «Сосновоборская» командасы, 3 нче урында - «51 параллель» командасы - «КАМАЗ» ГАҖ.

Чара барышында шулай ук «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсының өч җиңүчесенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясен тапшыру булды. Проект Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы тарафыннан «Заман» яшьләр үзәге базасында ел саен тормышка ашырыла.

Әлфия Когогина өч җиңүчегә 30 мең сумлык исемле стипендияләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 3 декабрь 2020, 14:03