Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, С.П. Титов ис. картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев ел саен декабрьнең беренче декадасында Мәләкәс сайлау округында яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтә.

Комбинат коллективы Зяб бистәсендә урнашкан «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә актив рәвештә ярдәм итеп тора. Финанс ярдәме акчасына үзәк реабилитантлар арасында шашка буенча республика турнирын үткәрә, лазер терапиясе аппараты сатып алды һәм территорияне төзекләндерде. Очрашу барышында чаллылылар халык ышанычларына көн саен килеп чыга торган авырлыклар турында сөйләделәр. Аларның һәркайсы картон-кәгазь комбинаты коллективына уңышлы эш теләде, кайгыртучанлык һәм игътибар өчен ихлас рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, шулай ук Шәһәр Советы депутатлары Евгений Залогин һәм Сергей Хлебников мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ сайлаучыларга аерым игътибар бирәләр. Алардан 236 кеше азык–төлек җыелмаларын алды. Депутатлар белән бергә бу бүләкләрне территорияләр советлары рәисләре дә тапшырды. Май аенда депутатлардан 532 пенсионер азык-төлек җыелмалары алган иде.

Пәнҗешәмбе, 3 декабрь 2020, 16:14