Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда шөгыльләнүче, "Балалар мәрхәмәтлек ордены" балалар иҗтимагый оешмасы волонтеры Карина Мирзаева "Россия иреклесе – 2020" Бөтенроссия иң яхшы волонтерлык практикалары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Чаллы кызы "Ярдәм итәргә туган" номинациясендә (14-17 яшьлекләр категориясе) җиңү яулады.

Карина Мирзаева яшүсмерләрне каты авыручы балалар янында экскурсияләр үткәрүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән "Өйдә музей" социаль проектын тормышка ашырды.

"Россия иреклесе" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы #МЫВМЕСТЕ онлайн-марафоны кысаларында узды. Карина Мирзоевага бүләкне "Газпром медиа холдинг" генераль директоры Александр Жаров тапшырды.

Шимбә, 5 декабрь 2020, 19:17