Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 21-29 декабрьдә традицион мэр чыршылары узачак. Быел анда 6300 бала чакырылачак. Алар – аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче яшь чаллылылар, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм уку алдынгылары.

Яшь тамашачыларга «Мастеровые» рус драма театрының «Ревизор», «Алиса в зазеркалье» мюзиклы, татар драма театрының «Күңелле Яңа ел тамашасы» Яңа ел әкияте, Орган залында «Новогоднее приключение Кая и Герды» музыкаль спектакле тәкъдим ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы чарада Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, залны  рөхсәт ителгән кадәр генә тутыру оештырыла.

ТР президенты чыршысына 300 укучы барачак, ул 2020 елның 25 декабрендә үткәрелә. Президент чыршысына чакыруны бөтенроссия һәм республика конкурсларында, олимпиадаларында җиңүчеләр, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары ала.

Наил Мәһдиев җаваплы затларга укучыларның транспорт хәрәкәтен оештыру мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушты: «300 бала Казанга җылы автобусларда, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, исән-имин барып җитәргә тиеш», – дип билгеләп үтте ул.

Авыр тормыш хәлендә тәрбияләнүче яки опекага алынган балаларны, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең балаларын, шулай ук бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүче һәм призер балаларны Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итү өчен шәһәр бюджетыннан 7 млн 149 мең сум акча бүлеп бирелгән.

«7 млн сумнан артык 22 мең бүләк яшь чаллылыларга барып җитәргә тиеш. Бу – бюджет акчалары, әлеге максатларга без акча табачакбыз. Боларны барлык санитар нормаларны үтәп оештырырга кирәк», – диде мэр.

Дүшәмбе, 7 декабрь 2020, 09:49