Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, шәхси медицина оешмаларында, сәүдә объектларында, кинотеатрларда эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча тикшерү дәвам итә. Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар турында Роспотребнадзорның Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде: «Бу атнада медицина оешмаларында хокук бозулар ачыкланмады. «Автоагрегатүзәк»тә тикшерүне төгәлләделәр, анда хезмәткәрнең авыруы ачыкланды. Тикшерү факты буенча биш хокук бозу очрагы ачыкланды, вазыйфаи затка 6.3 статьяның 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, материаллар судка җибәрелде. «Ремдизель» предприятиесен, «Мастеровые» театрын тикшерү дәвам итә», – дип белдерде спикер Наил Мәһдиевка.

Баш санитар табибтан концертлар вакытында куркынычсызлык чараларын үтәмәүчеләр кисәтүләр алды.

«Куелган чикләүләргә тамашачы колак салырга теләми. Чикләү линияләре булса да,, тасмаларны өзеп, тыгызлап утыралар. Алып баручы берничә тапкыр мөрәҗәгать итте, эпидситуациядән чыгып билгеләнгән барлык таләпләрне үтәргә кушты. Шулай дәвам итсә, концерт чараларын чикләргә мәҗбүр булачакбыз», - дип аңлатты Илгизәр Бариев.

«Мондый хокукыгыз бар. Сез – федераль күзәтчелек органы. Беркемне дә үгетләргә кирәкми. Әгәр сезнең таләпләр үтәлмәсә, тиешле чараларны суд аша куллана аласыз. Әгәр кирәкле таләпләр үтәлмәсә, чаралар үткәрелергә тиеш түгел», - дип билгеләде мэр.

Искәртеп узабыз, пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 105 очрагы теркәлгән.

Дүшәмбе, 7 декабрь 2020, 10:46