Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны – Гөлсинә Хәлил кызы Булатова Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итә.

Гөлсинә Хәлил кызы Татарстанның Апас районы Урта Биябаш авылында күп балалы гаиләдә туа. 1938 елда беренче сыйныфка укырга керә, тик икенче сыйныфны гына тәмамлый ала, алга таба укырга мөмкинлек булмый, сугыш башлана. Әтисе фронтта һәлак була, хәбәрсез югала. Сугыш вакытында өйдә хуҗалык буенча ярдәм итә. 12 яшеннән әнисе белән бергә авыл хуҗалыгында, басуларда, бакчаларда, урып-җыюда, чөгендер утауда, бөртекле культуралар чәчүдә һәм бәрәңге утыртуда эшли.

1950 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1949 елдан Яшел Үзәндә яши,  Орджоникидзе ис. хәрби заводта эшли. Анда махсус билгеләнештәге продукция җитештерәләр. Яр Чаллыга 2012 елда күчеп килә.

«Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 7 декабрь 2020, 13:27