Дүшәмбе, 27 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Яр Чаллы мэриясендә гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы узды. Шәһәрнең 2021-2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.

Игълан ителгән мәгълүматларга караганда, 2021 елда тулаем территориаль продукт күләме 243,6 млрд сум тәшкил итәчәк, 100,4% физик күләме индексы белән. Агымдагы ел ахырына төп капиталга инвестицияләр күләме якынча 70 млрд сум тәшкил итәчәк. Муниципаль берәмлекнең 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады. 2021 елда шәһәр бюджеты керемнәре 10 млрд 574 млн сум күләмендә планлаштырылган (2022 елга-10 млрд 635 млн сум - 2023 елга-10 млрд 344 млн сум). Социаль өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур бүлек – мәгариф.

Фикер алышканнан соң ике финанс документын да депутатлар Шәһәр Советының гомуми утырышына раслауга керттеләр. Искәртеп узабыз, узган атнада шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия әгъзалары бюджет фаразлары параметрлары турында фикер алышты.
Дүшәмбе, 7 декабрь 2020, 16:21