Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Бөтенроссия акциясенә кушылды һәм волонтерлар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветеранына ашыгыч ярдәм чакыруы, эре кнопкалар һәм түләүсез элемтә белән җиһазландырылган кәрәзле телефон тапшырды.

"Александр Антонович Бурков – гаҗәеп кеше, Ерак Көнчыгыш фронтында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Мин аның белән очрашып сөйләшүемә бик шат. Аның гомуми хезмәт стажы 70 ел тәшкил итә", – дип билгеләп үтте парламентарий.

"Волонтерлык – һөнәр түгел, ул күңел халәте! Алар киң күңелле, шәфкатьле, кайгыртучан, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр. Барлык иреклеләргә һәм волонтерлык үзәкләренә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүчеләргә рухи җылылык, зур көндәлек хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм!"- дип Әлфия Когогина волонтерлар көне уңаеннан котлауларга кушылды.

"Бердәм Россия" 2020 елда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларны шефлык итүне оештыру һәм аларның һәркайсын кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү турындагы "Җиңү волонтерлары" инициативасын хуплады. Үз чиратында, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм кәрәзле элемтә операторлары ветераннарны бушлай телефоннар һәм гомер буе түләүсез кәрәзле элемтә белән тәэмин итү идеясен күтәреп алды. Барлыгы 52 меңнән артык сугыш ветераны һәм инвалиды кәрәзле элемтә һәм телефоннар белән тәэмин ителәчәк.

Сишәмбе, 8 декабрь 2020, 09:08