Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның шәһәр эшмәкәрләре белән 9 декабрьгә планлаштырылган онлайн-очрашуы 10 декабрьгә күчерелә. Очрашу Zoom платформасында видеоконференция форматында 15:00 сәгатьтә оештырылачак.
Онлайн-конференциядә катнашу өчен сораулар һәм мөрәҗәгатьләр икътисадый
үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсенең электрон почтасына otdelsmp@yandex.ru һәм «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать
палатасы» берлегенең электрон почтасына tpp.info@mail.ru кабул ителә. Шулай ук күрсәтелгән телефон номерлары аша да сораулар калдырырга мөмкин: 30-57-85, 8-960-066-89-93.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 декабрь 2020, 09:55